9 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Көрәш» татар-башкорт милли көрәше федерациясе утырышы булды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә узды.
Утырышта шулай ук федерация президиумы әгъзалары – федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллин, КДАТУның гамәли математика кафедрасы мөдире Фаил Әхмәдиев, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗев, «ТатНИИСХ» ФДБФУ директоры МарсельТаһиров һәм башкалар катнашты.
Утырышта Равил Хәйруллин федерациянең 2015 елгы эш йомгаклары турында сөйләде, шулай ук 2016 елгакалендарь планы расланды.
Равил Хәйруллин сүзләренә караганда, милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара – бүгенге көнгә аларның саны 30 меңгә якын.
Федерация календарендә каралган 8 турнирда 73 команда катнашты. Күрсәткечләр буенча, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы командасы иң алга чыкты, икенче урында – Балтач муниципаль районы, өченче урында – Чаллы шәһәре.
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы, Татарстан Республикасы Зеленодольск, Арча, Апас һәм Лаеш муниципаль районнары командалары да үз күрсәткечләрен яхшырттылар.
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы, Мамадыш һәм Балтач районнары командалары барлык балалар-яшьләртурнирларында катнаштылар, аларның күрсәткечләрендә 2014 ел белән чагыштырганда уңай үзгәрешләр күзәтелә.
Утырыш барышында 2015 ел йомгаклары буенча иң яхшы көрәшчеләрнең, “Ел тренеры”, “Иң яхшы яшьләр тренеры”, “Иң яхшы журналист” номинацияләре буенча җиңүчеләр исемнәре аталды.
Шулай ук 12 февральдә Зәй шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган республика турнирын уздыруга әзерләнүнең барышы хакында да фикер алыштылар.