2016 елның 24 февраленнән 7 мартына кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учдеждениесендә "Умартачылыкны үстерүне арттыру" программасы буенчаумартачылар өчен укулар узачак.
Укырга килүчеләр алдында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учдеждениесе профессорлары һәм доцентлары, “Умартачылык идарәсе” ДБУ белгечләре, банклар, иминият оешмалары белгечләре, умарталар үрчетү буенча зур теоретик һәм практик тәҗрибәсе булган умартачылар чыгыш ясаячаклар.
Укыту барышында умартачылык продукция базарын булдыру шартлары һәм факторлары, бал кортлары күчләренең биологиясе, азык базасын оештыру, умарталыкларда язгы эшләр, ясалма юл белән аналар чыгару, шулай ук умарталыклар, умарта оялары төзүгә, җиһазларга куела торган таләпләр турындагы һәм башка мәсьәләләр каралачак. Шулай ук умартачылыкта кулланыла торган заманча технологияләр һәм җайланмалар күрсәтеләчәк, умарталарда була торган авыруларны диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау ысуллары хакында да сүз булачак, аерым игътибар экологик чиста умартачылык продуктларын җитештерүгә биреләчәк.Банклар һәм иминият оешмалары белгечләре укуга килүчеләрне умарталыкларны кредитлау һәм иминләштерү шартлары белән таныштырачаклар.
Өстәмә мәгълүмат алу “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учдеждениесенә: 8(843) 2778167, 89179247495 телефоннары аша; «Умартачылык идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесенә: 8(843) 5701704, 8(843) 2788456 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.