Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районыннан фермер Илшат Гомәров үсемлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыра.
Узган елда ул үз хуҗалыгы территориясендә ашлык киптерү җайланмасы урнаштыра һәм үсентеләр утырту өчен чит ил машинасы сатып алган.
Фермер 635 га мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары үстерә, аерым алганда, бөртекле культуралар, шулай ук кәбестә (10 га) һәм бәрәңге (22 га). Яшелчә культураларының бер өлеше сугарулы ысул белән үстерелә.
2015 елда хуҗалыкта 400 тонна бәрәңге һәм 300 тонна кәбестә җыеп алган.
Продукцияне саклау өчен бәрәңгесаклагыч һәм яшелчәсаклагыч бар.
Илшат Гомәров – Казанда һәм республиканың Алексеевск районында уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә даими катнашучы.