Республика яшьләре арасында әлеге Форум ел саен үткәрелә, анда теләсә кем һәм аның командасы катнашып, үз проектын яклый һәм аны гамәлгә ашыру өчен тарафдарлар таба ала. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган идеяләр, проектлар һәм яшьләр программалары Татарстан Республикасы Хөкүмәте, коммерциячел партнерлар, инвесторлар һәм форумны оештыручылар тарафыннан алга таба ярдәм күрсәтү өчен сайлап алына.
Республика яшьләр форумы Татарстанда 2010 елдан башлап үткәрелә. Шул вакыт эчендә ул төрле үзгәрешләр кичерде, әмма аның төп максаты – республика яшьләрен борчый торган мәсьәләләр буенча фикер алышу, шулай ук яшьләрнең социаль әһәмиятле, инновацион, коммерциячел һәм иҗтимагый файдалы идеяләрен һәм проектларын күрсәтү, бәяләү һәм үстерү өчен шартлар тудыру максаты – үзгәрешсез кала.
Быел катнашучылар форумга чыгарыла торган 10 тематик мәйданчыкның берсе буенча үз проектларын тапшыра алалар: «Инновацияләр территориясе», «Архитектура һәм сәнгать территориясеа», «Эшкуарлык территориясе», «Игелек территориясе», «Иминлек территориясе», «Спорт территориясе», «Мәгълүмат территориясе», «Кече Ватан территориясе», «Тынычлык һәм татулык территориясе», «Яшьләр территориясе».
VI Республика яшьләр форумының оештыру комитетын икенче ел рәттән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләячәк. Узган елдагы кебек, быел да форумның һәр мәйданчыгын республиканың профильле министрлыгы яисә ведомствосы әйдәп барачак, шул исәптән «Кече Ватан территориясе» мәйданчыгын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы алып барачак. Мәйданчыкларның җитәкчеләре яшьләр оешмалары вәкилләреннән булачак.
«Безнең Татарстан» форумы гадәттәгечә берничә этапта узачак:
- 15 гыйнвардан 29 февральгә кадәр мөрәҗәгать кампаниясе уза - форумның сайтында www.forumtatarstan.ru - форумда катнашу өчен тиешле рәвештә тутырылган үз проектыңны тапшырырга мөмкин;
- 1 марттан 14 мартка кадәр форумның читтән торып эшләү этабы була, бу чорда каташучыларның үзләреннән башка гына һәр проектка эксперт бәяләмәсе бирелә;
- читтән торып эшләү этабы нәтиҗәләре буенча һәр мәйданчыктан иң яхшы проектлар алдагы этапка күчәләр, ул 21 марттан 1 апрельгә кадәр узачак, бу этапта форум финалистларының Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән, форумның экспертлары һәм партнерлары белән турыдан-туры аралашып, алардан тәкъдимнәр алу мөмкинлеге булачак;
- бу этапта һәр тематик мәйданчыкның проектларын бәяләү йомгаклары буенча финалистлар исемлеге төзелә, алар үз проектларын апрель ахырында узачак финалга чыгарачаклар.
Форумның финаль чарасы җиңүчеләрнең проектларыннан оештырылган өч көнлек күргәзмә рәвешендә узачак, анда төрле укыту чаралары, мастер-класслар, әңгәмәләр һәм экспертлар белән очрашулар уздырылачак, күргәзмәдә шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчеләре дә булачак.
Катнашу өчен өстәмә кызыксындыру чарасы буларак шуны әйтергә кирәк, быелгы иң яхшы проектлар «iВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумы, «Таврида» һәм «Мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр форумы, «Балтийский Артек» Халыкара яшьләр форумы, «Итуруп» Бөтенроссия яшьләр форумы, «Машук» Төньяк Кавказ округы яшьләр форумы кебек Федераль мәйданчыкларга чыгарылачак.
Форумда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы яшьләре (яшь галимнәр – 35 яшькә кадәр), Татарстан Республикасының югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары, Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләрене активистлары катнаша ала.