Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының үсеше турында сөйләде

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының үсеше турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

2016 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында барлык рәвешләрдәге хуҗалыкларда 1033,6 мең башэре мөгезле терлек исәпәнә, шул исәптән авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәм крестьян-фермерхуҗалыкларында - 748,1 мең баш.

Сыерлар – 366,7 мең баш, шулардан 248,3 мең баш - авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәм крестьян-фермерхуҗалыкларында, 118,4 мең баш - шәхси ярдәмче хуҗалыкларда.

Барлык рәвешләрдәге дуңгызлар саны – 481,2 мең баш.

Сарыклар һәм кәҗәләр - 356,5 мең баш (күбесе – 303,4 мең баш – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, 53,1 мең баш - авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында).

Кош-корт – 16,2 млн. баш.

Марат Әхмәтов барлык категория хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре буенча узган елгы терлекчелек тармагы йомгаклары турында кыскача мәгълүмат бирде. Аның әйтүенчә, гомумән алганда, нәтиҗәләр уңай. 2015 елда 488 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән 468 мең тонна сатылган, 1 млн. 751 мең тонна сөт җитештерелгән, йомырка – 1 млрд. 171 млн. данә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кайбер муниципаль районнар буенча белешмәләр китерде. Әйтергә кирәк, эре мөгезле терлекләр буенча 36 муниципаль район елны “плюс” белән чыктылар, шулардан 6 районда – Кукмара, Әлки, Минзәлә, Алексеевск, Югары Ослан, Буа районнарында артым 1 мең баштан артык.

Шул ук вакытта, Марат Әхмәтов әйтүенчә, 6 район “минуста”, болар - Зеленодольск, Әлмәт, Зәй, Чирмешән,Кама Тамагы, Түбән Кама районнары.

Сөт буенча Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәркөнне 3 мең тонна сөт җитештерүләре турында әйтте, уңай һава шартлары һәм тупланган азык базасы барлык районнарга сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк, диде ул.

«Терлекчелек - акчалата керемнең бердәнбер чыганагы булып кала, диде министр. - Сентябрьгә кадәр үсемлекчелектән керем юк диярлек. Шуңа күрә урыннардагы җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең фермаларга юлы - “тормыш юлы” булырга тиеш.

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык муниципаль районнары муниципаль районнарны һәм шәһәрләрне икътисадый үстерү стратегиясен булдыру буенча эшне көчәйтергә тиеш булуларын искә төшерде. Бу документ тиешенчә эшләнергә тиеш, диде ул. Эшне координацияләү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International