Казанда киңколачлы су сиптерү машиналары җитештерәләр

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

Бу атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре Казанда киңколачлы су сиптерү машиналары җитештерә торган «Экосфера», ҖЧҖендә булдылар.

Киңколачлы «ОРСИС» су сиптерү машинасы Россиядә проектлаштырылган һәм аның аналоглары башка юк. Татарстан Республикасында бу машиналарны җитештерү өчен 70 %тан артык комплектлау җайланмалары бар.

Татарстанда эшләнгән техника Ростов өлкәсендә Казахстанда сынау уза.

Быел шундый 25 бер. техника җитештереләчәк, ә киләчәктә аны елга 100 берәмлеккә җиткерү планлаштырыла.

Бер узуда ул 59,6 метр араны ала, ә суда эретелгән ашлама 400 гектарга кадәр кертелә.   Машиналар Россия шартларына җайлаштырылган.

«Экосфера» ҖЧҖнең планнарында – эчке базардагы ихтыяҗны канәгатьләндерү генә түгел, ә бу машиналарны чит илләргә чыгару да. Испаниядә, Германиядә, Чехиядә, Польшада, Казахстанда һәмМонголиядә сервис үзәкләрен һәм вәкиллекләрен булдыру күздә тотыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International