Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары белән очрашты

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кама аръягының сигез районы башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм эре инвесторлар белән очрашты.

Түгәрәк өстәл артында Алексеевск, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнарының агросәнәгать комплексы үсеше мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Марат Әхмәтов һәр районны тасвирлап чыкты, алардагы резервлар турында сөйләде, теге яисә бу хәлне яхшырту буенча киңәшләр бирде.

Мәсәлән, Алексеевск районы турында, аның чәчүлек мәйданы республикада  иң зурдан санала, министр аларга югарымаржиналь (югары табышлы) культураларны (көнбагыш, ашлык кукурузы һ.б.лар) күбрәк чәчәргә тәкъдим итте һәм эре мөгезле терлекләрнең баш саны һәм сөт җитештерү күләменең артуын билгеләп үтте.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районнар башлыкларының һәм инвесторларның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International