Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында тракторларның 5%тан һәм авыл хуҗалыгы машиналарының 30%тан артыграгы чит илнекеләр.
Республиканың машина төзелеше һәм кече предприятиеләрендә импортны алыштыру курсы башланганнан бирле чит ил авыл хуҗалыгы техникасы өчен 2000 төрдән артык запас частьләр һәм җайланмалар эшләнә. Ягулык аппаратурасына һәм гидросистемаларга, заманча тракторларның электрон системаларына һәм идарә итү блокларына капиталь ремонт ясау үзләштерелгән. Үзебездә җитештерелгән детальләр уртача 1,5 - 2,5 мәртәбә арзанрак, ә ремонтлаганда 5-6 мәртәбә арзанракка төшә.
Бүгенге көндә чит ил авыл хуҗалыгы техникасына запас частьләр эшләү белән түбәндәгеләр шөгыльләнә:«Махсустехника-Әлмәт» ҖЧҖ (валлар, тешле тәгәрмәчләр, шкивлар, тешле детальләр, йолдызчыклар, вак детальләр), «Гидросервис» ҖЧҖ («Флексикойл» чәчүлек комплекслары өчен кәтүкләр, югары басымлы торбалар, гидроцилиндрлар, резинадан техник әйберләр, детальләрнең геометрик үлчәмнәрен ремонтлау һәм торгызу), «Агропласт» ҖЧҖ («ДжонДир» ашлык җыю комбайннары һәм «МакДон» үзйөрешле чапкыч өчен мотовила тырмалары), «Агровет» ҖЧҖ («ДуоВак-300» өчен икеләтелгән вакуумлы саву аппараты,«Делаваль» саву аппаратына имчәк резинасы), «СтандартПродМашСервис» ҖЧҖ («Нью Холланд» һәм «Акрос» ашлык җыю комбайннары өчен йолдызчыклар, авыш транспортер планкалары, шнек торбалары һәм башка детвльләр) «Буа машина төзелеше заводы» («Мега Клаас» ашлык җыю комбайннарына ургыч пычагы сегменты), «Теплообменник» ҖЧҖ («Нью Холланд», «Клаас» комбайннарына һәм «Нью Холланд» үзйөрешле чапкычлар өчен ургыч пычагына торба, салам ваклый торган пычак, вариатор, барабан бичы, «Хорш» чәчү комплексына, «Ропа», «Холмер» чөгендер җыю комбайннарына детальләр), «НПО Рифэк»НПО” ҖЧҖ (КПП өчен теше тәгәрмәчләр һәм редукторлар, вариаторлар дисклары, ашлык-чөгендер җыю комбайннарына подшипниклар корпуслары), «Лидер» ҖЧҖ (тешле тәгәрмәчләр, валлар, шкивлар,йолдызчыклар, кожухлар (капкачлар), тимердән коеп детальләр ясыйлар, детальләрнең геометрик үлчәмнәрен ремонтлыйлар һәм торгызалар), «Ресурс» СПЦ ҖЧҖ (детальләрнең геометрик үлчәмнәрен ныгытып ремонтлыйлар һәм торгызалар), «ФинАгроТрейд» ҖЧҖ (200 төрдән артык деталь эшлиләр, ягулыкаппаратурасын һәм гидросистемаларны, электрон системаларны һәм идарә итү блокларын ремонтлыйлар), «МТК Ак-Барс» ҖЧҖ (тешле тәгәрсәчләр һәм башка детальләр ясыйлар, “Ропа” чөгендер җыю комбайнына детальләр әзерлиләр).
Импортны алыштыру буенча эшкә республиканың эре сәнәгать предприятиеләреннән технологлар,металлурглар һәм конструкторлар, техник сервис белгечләре һәм җитәкчеләре, дилерлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр, агрохолдингларның һәм агрофирмаларның баш инженерлары җәлеп ителә.
Импортны алыштыру буенча эшчәнлек юнәлешләре күрсәтелгән предприятиеләрнең адреслары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында «Инженер өчен мәгълүмат» бүлегендә бирелә. Детальләр әзерләү мәсьәләләре буенча аларның турыдан-туры үзләренә яисә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге ашамөрәҗәгать итәргә мөмкин. Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан запас частьләр әзерләүгә заказлар урнаштыру, «КамАгроТрейд» ҖЧҖен детальләр әзерләү эшләрен координацияләүче мөстәкыйль үзәк буларак җәлеп итү, импортны алыштыра торган запас частьләр базары моноторингы, аларны әзерләүгә заявкалар урнаштыру һәм аларны үзебезнең, шулай ук башка төбәкләрнең базарында сату буенчакоордигнацион эш алып барыла.