Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә 2015 ел йомгаклары буенча иң яхшы эшкә авыл хуҗалыгы формированиеләре арасындагы смотр-конкурста катнашуга гаризалар 2016 елның 22 февраленә кадәр озайтылды.
Мондый конкурс ел саен үткәрелә. 2014 ел йомгаклары буенча тармакның иң яхшы 9 предприятиесе җиңүчеләр булып танылды, алар махсус дипломнар һәм хезмәтне саклау буенча норматив-техник әдәбият, махсус өс киеме, аяк киеме һәм янгынга каршы инвентарь сатып алуга сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Смотр-конкурста катнашуга гаризаларны PDF форматында Aysylu.Nigmatullina@tatar.ru электрон адресына юлларга һәм гаризаларның төп нөсхәләрен почта аша җибәрергә кирәк яисә китереп тапшырырга мөмкин.
Игътибарлы булыгыз, Татарстан Республикасы муниципаль районындагы Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координация советы рәисенең имзасы булмаган һәм күрсәтелгән сроктан соңрак тапшырылган гаризалар смотр-конкурста катнашуга алынмый.