2016 елның 21-22 мартында Мәскәүдә “Аквакультураны хокукый җайга салу – 2016” Бөтенроссия конгрессы узачак. Чараны “Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы” Компанияләре төркеме” ҖЧҖ («АСЭРГРУПП» ҖЧҖ) оештыра.
Чараның программасы товар балыкчылыгында махсуслашкан балыкчылык хуҗалыклары, Россия Федерациясе субъектлары администрацияләре һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә һәм белгечләренә, сулыклары булган сәнәгать предприятиеләре вәкилләренә адреслана.
Конгресс мәйданчыгында аквакультураны җайга сала торган норматив хокукый актларны куллану буенча да, шулай ук табигать, санитария-ветеринария законнарында балыкчылык предприятиеләренә карата куела торган таләпләрне үтәү буенча да аңлатмалар алырга мөмкин булачак, җирдән-судан файдалану, артезианскважиналарыннан су алу һәм су биоресурсларына хокуклар мәсьәләләре буенча фикер алышулар узачак. Балыкчылык предприятиеләренә дәүләт ярдәме чаралары игътибар үзәгендә булачак.
Чара кысаларында катнашучыларда түбәндәге федераль дәүләт хакимияте органнарының вазыйфаи затларына эш барышында барлыкка килә торган конкрет проблемалар буенча сораулар биреп, алардан төгәл җаваплар, аңлатмалар алу мөмкинлеге булачак: Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Табигать министрлыгы, Россия табигать күзәтчелеге органы (Росприроданадзор), Россия Балыкчылык хуҗалыгы органы (Росрыболовство), Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм профильле фәнни-тикшеренүинститутлары.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (495) 9886115 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.