Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы фермеры яңа терлекчелек объектлары төзи

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2015 елда Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Малтабар авылында урнашкан “Вилданов” КФХ терлекчелек фермасында яшь терлекләр тоту өчен 100 башка исәпләнгән бина төзеделәр.

«Бина бик әйбәт, җылы. Малтабар фермасында симертү өчен терлекләр тотыла. Алар өчен азык – печән, сенаж, фураж җитәрлек итеп әзерләнде. Бозауларның тәүлеклек артымы 800 - 900 граммтәшкил итә. Ә Калмия авылындагы икенче фермада савым сыерлар тотыла», - дип сөйләде идарәче ФәйдарГайсин.

Малтабар авылындагы фермада 386 баш эре мөгезле терлек, 33 ат, 140 баш сарык бар. Терлекләрне  Ринат һәмФәрүсә Шиһабиевлар, Мирхәт, Әхәт һәм Нәсимә Гобәйдуллиннар һәм башкалар карый.

«Бозаулар сәламәт үсәләр, авырсалар, дәвалыйбыз, аларга дару үләннәре төнәтмәләре, акбур, тоз бирәбез», - дип сөйләде Фәрүсә Шиһабиева.

«Узган елда 11 бия 11 тай китерде, бу зур уңыш», - дип билгеләп үтте Фәйдар Гайсин.

Хәзер “Вилданов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчелеге ат фермасын төзүне дә планлаштыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International