Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында агрономия кадрлары өчен укулар оештырылды

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында “АПКның прогрессив технологияләре” программасы буенча агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курслары башланды. Укулар өч этапта узачак: 26-28 гыйнварда, 2-4 февральдә, 9-11 февральдә.

Курсларга 1000 гектардан артык чәчүлек мәйданы булган хуҗалыкларның агрономнары һәм җитәкчеләре, агрохолдингларның үсемлекчелек буенча урынбасарлары чакырылган. Укуларда барысы 440 кеше катнаша, шул исәптән беренче этапта - 147, икенче этапта - 145 һәм өченче этапта 148 кеше. Курсларда, әгәр теләкләре булса, чәчүлек мәйданы 1000 гектардан кимрәк булган хуҗалыкларның вәкилләре дә катнаша ала.

Укулар барышында авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, үсемлекләрне яклауның заманча системалары, орлыкчылык мәсьәләләре һәм башкалар каралачак.

Укулар уздыруның төп максаты – игенчелек тармагының үсеш нокталарын билгеләү, тармак эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар ачыклау һәм 2016 елда тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International