Бүген Министрлыкта республика кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең 2015 елгы эшчәнлек йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар буенча гомуми хисап җыелышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, министрлыклар, ведомстволар, кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Җыелышны Марат Әхмәтов ачып, көн тәртибен һәм җыелышның регламентын игълан итте.
“Кулланучылар кооперациясенең 2015 елгы эшчәнлек йомгаклары һәм киләчәккә бурычлары турында” гы нотык белән Мәхмүт Фәттахов чыгыш ясады.
«Быел Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре берлеге оешуга 100 ел була», - дип билгеләп үтте нотыкчы. Аның сүзләренә караганда, 2015 елда эшчәнлекнең гоумми күләме (авыл хуҗалыгы продукциясен һәм чималын әзерләү, ваклап сату, җитештерү һәм җәмәгать туклануы) 18 млрд. сум тәшкил иткән (2014 елга карата 113%).
Соңгы биш елда Алексеевск, Актаныш, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнары кулланучылар җәмгыятьләре (райпо) тотрыклы үсеш тәэмин итә алдылар. Азнакай, Югары Ослан, Балтач, Саба һәм Тукай районнары кулланучылар җәмгыятьләре эшчәнлегендә, киресенчә, эшчәнлек күләме кимегән.
Хисап елында барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга кертемнәр, салымнар һәм җыемнар 245 млн.сумнан артык кертелгән.
Шул чор эчендә җитештерү әйләнеше 5,5 млрд. сум булган. Һәр йорттан уртача 16 мең 439 сумлык авыл хуҗалыгы продуктлары һәм чимал сатып алынган. «Күпчелек райполар үз эшләрен ит һәм сөт әзерләүгә генә кайтарып калдыралар, макулатура, бәрәңге, яшелчә, дару үләннәре һәм башка шундыйларны әзерләүгә аз игътибар бирәләр», - дип ассызыклады Мәхмүт Фәттахов.
Соңгы елларда дару өчен техник чимал әзерләүгә мәктәп балаларын һәм пенсионерларны җәлеп итү буенча актив эш башкарыла.
Республика халкына кулланучылар кооперациясенең ваклап сату челтәре аша 9,1 млрд. сумлык товар сатылган, ягъни узган елга карата 117 % тәшкил итә. Товар әйләнеше Бөгелмә, Менделеевск, Актаныш, Алексеевск районнары кулланучылар җәмгыятьләрендә арткан. Югары Ослан, Саба һәм Зәй районнары кулланучылар җәмгыятьләрендә, киресенчә, товар әйләнеше кимегән.
Быел бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (ЕГАИС) гамәлгә кертү буенча җитди эш башкару көтелә. Үзәк берлек ярдәме белән районнарга бушлай 463 прибор кайтарылды, ә бер өлешен үзләре алып, кибетләрдә һәм күпләп сату складларында урнаштырдылар.
Нотыкчы билгеләп үткәнчә, җитештерү эшчәнлеге – система тармакларының эшләнмәләр һәм сатулар арасын бәйли торган әйдәүче звеноларының берсе. Хисап чорында система предприятиеләре тарафыннан 2 млрд. 357 млн. сумлык продукция җитештерелгән.
Чара кысаларында шулай ук Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре берлегенең контроль-ревизия идарәсе башлыгы Гөлсирә Рәхмәтуллина «2015 елда ревизия комиссиясе эшчәнлеге һәм 2016 елга бурычлар турында”гы һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков «Район кулланучылар җәмгыяте тәҗрибәсе һәм үсеш перспективалары турында”гы нотыклар белән чыгышлар ясадылар.
«Республиканың кулланучылар кооперациясе авыл халкына кулланучылар хезмәтләре күрсәтү өлешендә шактый эш башкара. Система эшенең нәтиҗәлелеге төрле елларда төрлечә булды, әмма 100 еллык эш дәверендә гаять зур тәҗрибә тупланды. Барлык җитәкчеләргә һәм кулланучылар кооперациясехезмәткәрләренә ярминкәләрдә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу социаль проект, һәм ул безнең өчен бик мөһим. Авыл җирлекләренә, фермерларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, эрехолдингларга зур рәхмәт. Ит юнәлешендә Яңа Чишмә, Аксубай районнары шәхси ярдәмче хуҗалыклары, фермерлары һәм кооперативлары бик актив. Безнең алга куелган төп максат - халыкка төрле куллану өлкәләрендә мөмкин кадәр күбрәк сәүдә, әзерләү хезмәтләрен күрсәтү. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу буенча районнар, фермерлар белән эшләүне оптимальләштерергә, тагын да киңрәк күләмле бурычлар куярга кирәк. 2016 елны тагын да уңышлырак итү һәм яхшырак нәтиҗәләргә ирешү өчен безнең мөмкинлекләр җитәрлек», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов җыелышта.
Чара азагында Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыяте, Баулы муниципаль районының “Рассвет” кулланучылар җәмгыяте, “Бөгелмә икмәк заводы” кулланучылар җәмгыяте коллективлары, Актаныш районы кулланучылар җәмгыятенең “Тургай” кафесы коллективы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, Алексеевск, Тәтеш һәм Ютазы районнары кулланучылар җәмгыятьләре коллективларына Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре берлегенең Дипломнары тапшырылды.