Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Казаклар Чаллысы авылыннан Фәрит Галәүтдинов быел ит җитештерү белән шөгыльләнә башлаган. Аның өчен ул 30 баш яшь эре мөгезле терлек сатып алган. Терлекләр реконструкцияләнгән бинада тотыла.
2015 елда Фәрит Галәүтдинов 428 га мәйданда - көнбагыш һәм 23 га җирдә яшелчә үстергән. Көнбагыштан - 1070 тонна, яшелчәдән 621 тонна уңыш җыеп алган.
Бүгенге көндә фермер тагын яшелчәсаклагыч төзү белән дә мәшгуль.