Мәгълүм булганча, 2015 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Җир кодексына дәүләт яисә муниципаль милектәге җирләрне гражданнарга һәм юридик затларга бирү өлешендә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.
Җир кишәрлегенә хокуклар алу белән кызыксынучы гражданнар, КФХ башлыклары аукционда катнашырга теләкләре булу турында җирле үзидарә органнарына гариза бирә алалар.
Әгәр белдерү басылып чыккан көннән утыз көн эчендә бер генә гариза кергән булса, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы мөрәҗәгать итүчегә җир кишәрлеген сату яисә арендалау турында имзаланган шартнамә проектын (кадастр эшләрен башкару таләп ителмәсә) җибәрә. Чикләрен төгәлләштерү таләп ителгән очракта, җир кишәрлеген башлангыч килештерү турында карар кабул ителә һәм ул мөрәҗәгать итүчегә җибәрелә.
Җир кишәрлеген башлангыч килештерү турында карар җир кишәрлеген сатуга куймыйча гына бирү өчен нигез була.
Аукционда катнашуга теләк белдерү турында берничә гариза кергән очракта, вәкаләтле орган тарафыннан җир кишәрлеген сату буенча аукцион уздыру яисә аренда шартнамәсен төзү турында карар кабул ителә, шул ук вакытта җир кишәрлеген билгеләү яисә аның чикләрен төгәлләштерү тәэмин ителә.
Шулай ук авыл хуҗалыгында файдалану өчен билгеләнгән һәм физик затларга, юридик затларга арендага тапшырылган җир кишәрлекләре, әгәр 3 ел дәвамында алардан тиешенчә файдаланган булсалар, сатуга куймыйча гына бирелә. Мондый җир кишәрлеген сатулар уздырмыйча гына бирү турында сату-алу шартнамәсен төзүгә гариза әлеге җир кишәрлеген арендалау өчен төзелгән шартнамәнең срогы чыга торган көнгә кадәр бирелергә тиеш.