Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районыннан фермер автоматлаштырылган теплица төзи

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Егоркино авылыннан КФХ башлыгы Анатолий Трофимов теплица төзү проектын гамәлгә ашыра.

2015 елда ул “Яшь фермер” программасы буенча грант ота һәм сентябрьдә тулысынча автоматлаштырылган теплица төзи башлый.

Теплицаның мәйданы  500 кв.м. Комплексның тулысынча автоматлаштырылган булуы теплицалардагы климатны кеше катнашыннан башка җайга салу мөмкинлеген бирә. Климат контроле системасына пәрдәләр кору, бертигез вентиляция булдыру, үсемлекләрне яңача тамчылы ашламалау керә. Ашламалау барлыквегетация чорында һәм көн яктылыгында башкарыла.

Бу елның язында Анатолий Трофимов яңа теплицада кыяр һәм помидор үстерергә җыена. Яшелчә культураларын  фермер шулай ук ачык грунтта да үстерергә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International