2016 елгы чәчү камнаниясенә Татарстан Республикасында 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600дән артык чәчү комплексы, 5700 культиватор һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителәчәк.
Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов техниканы язгы чәчүгә әзерләүнең барышы турында җентекләп сөйләде. Республика хуҗалыкларының ремонтлау базасында 690 остаханә һәм җылытыла торган 773 ремонтлау һәм авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү пункты исәпләнә. Ремонт эшләре белән 3 меңгә якын механизатор һәм слесарьшөгыльләнә.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, төп йөкләнеш чәчү комплексларына төшәчәк.
Ул, 2016 елның 20 гыйнварына барлык тракторлар паркының 70%ка якыны ремонтланды, диде. Шулай да, хәзер күп чыгым һәм махсус предприятиеләрдә башкаруны таләп итә торган ремонтлау эшләре бар әле.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук кайбер хуҗалыкларның техника белән тәэмин ителеше бик түбән дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Ул хуҗалыкларны техника яңарту буенча эшли торган программаларда, шул исәптән лизингта, актив катнашырга өндәде.
Шул ук вакытта Марат Әхмәтов, 2015 елда Татарстанда техник модернизацияләүнең республика программасы буенча 800дән артык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе 5 меңләп техника һәм 5,8 млрд. сумга авыл хуҗалыгы җайланмалары сатып алдылар һәм “60х40” схемасы буенча 1.9 млрд. сум бюджет ярдәме алдылар, дип билгеләп үтте.
Моннан тыш, федераль лизинг буенча «Росагролизинг» АҖ аша 2 мең техника һәм 600 млн. сумга җайланмалар сатып алынды.
Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы техникасын “60х40” схемасы буенча сатып алу программасы 2016 елда да дәвам итәчәк, бу максатлар өчен 2 млрд. сум акча каралды, диде. Программада катнашу шартлары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
2016 елда республикада гаилә фермаларын, авыл хуҗалыгы кооперативларын, яшелчә һәм җиләк-җимеш кластерын үстерүгә, газ-мотор техникасына субсидияләр бирү кебек дәүләт ярдәме дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы чыгышын шәрехләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренә әзерләнүдәге кайбер юнәлешләргә аерым басым ясады. Аерым алганда, ул авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләүгә бик җитди карарга тәкъдим итте.
Вакыт аз калып бара, импортны алыштыру мәсьәләсенә аерым игътибар итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, бу - авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга һәм аларны запас частьләр белән тәэмин итүгә кагыла.
Бүгенге көнгә күп предприятиеләр чит ил техникасына детальләр җитештерүне үзләштерделәр инде, моның нәтиҗәләре яхшы булачак, диде Татарстан Республикасы Президенты.