Иртәгә, 23 гыйнварда, Казанның 9 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак. Алар түбәндәге сәүдә нокталарында оештырыла:
- Авиатөзелеш районында (Ленинград ур., 27, «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта)
- Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21а, «Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары» ААҖ каршындагы мәйданчыкта);
- Вахитов районында (К. Тинчурин ур., 13, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Чехов ур., 2, Достоевский урамы ягыннан Чехов базары артындагы мәйданчыкта);
- Киров районында (Краснококшайский ур., 152/2, «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә);
- Мәскәү районында (Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә);
- Совет районында (Аграрный ур., 2, «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ һәм Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә);
- Идел буе районында (Җиңү пр., 48а, «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта).
Ярминкәләр шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге 1 нче павильонда узачак.