21 гыйнварда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының “Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе” («Актанышское ХПП») ААҖ базасында рапстан май сыктыру цехы ачылды.
Аны ачу тантанасында «Кәрәзле компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Агросила групп» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Яңа цехта авыл хуҗалыгы хайваннары азыгын баету өчен өстәмә буларак кулланыла торган рапс мае һәм рапс орлыкларын сыктырганнан соң кала торган сыгынты чыгарылачак.
«Мондый җитештерү импортны алыштыру мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте ИлшатФәрдиев.
«Бу – калдыксыз җитештерү. Бу цехта эшләнгән продукция тулысы белән куллануга китәчәк. Терлек азыгын баету өчен чыгарыла торган өстәмә продукция терлекчелекне үстерүгә уңай йогынты ясаячак», - дигән мәгълүмат бирде «Актаныш ИКП» ААҖ директоры Хәйдар Нурымов.
Цех тәүлек буе эшли, анда югары технологияле заманча җайланмалар урнаштырылган. Бер тәүлектә салкын ысул белән 4 тонна рапс мае сыктырыла һәм 6 тонна аның сыгынтысы җитештерелә.
Цехта 4 кеше хезмәт күрсәтә, һәр сменада 2шәр кеше эшли.
Белгечләр фикеренчә, бу Актаныш районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен генә түгел, ә күрше Мөслим, Минзәлә, Сарман муниципаль районнары өчен дә мөһим вакыйга.