Вахитов ис. АХҖК игенчеләре 2016 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнәләр

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХҖКында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм 2016 язгы кыр эшләренә әзерләү актив бара.

Хуҗалыкта ике ремонтлау остаханәсе, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү өчен ике пункт, тагын автомобильләргә һәм тракторларга техник хезмәт күрсәтү пункты бар. Даими нигездә 5 звено һәм 20 слесарь эшли. Ремонт ясаучыларга нәтиҗәле эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган, аларның барысы да махсус кием, тиешле инструменетлар һәм җайланмалар белән тәэмин ителгән. 2015 елда остаханәнең үзен дә ремонтлаганнар.

20 гыйнварга торактор паркының  70%ы эшкә әзер, тырмалар, культиваторлар, туфрак эшкәртә торган башка агрегатлар (катоклар, дискаторлар һәм лущильниклар) 100% төзекләндерелгән, чәчкечләр - 60%.

Азык җыю комбайннары да вакытында ремонтланган. «Ягуар-830» азык җыю комбайннары (2 бер.) һәм «Мак Дон» үзйөрешле чапкычлар (2 бер.) узган елның октябрендә үк ремонтланган. Шулай ук печәнне әйләндереп сала торган җайланмаларның (ворошилкалар) барысы да ремонтланган, җыю-пресслау җайланмалары (пресс-подборщиклар) – 60%ка, тагылма чапкычлар 75 %ка ремонтланган.

Вахитов ис. АХҖКында 65 трактор, 56 автомобиль, 8 ашлык җыю комбайны, 2 азык җыю комбайны,2 үзйөрешле чапкыч бар.

Авыл хуҗалыгы кооперативының 5627 га чәчү мәйданы бар, энергия белән тәэмин ителеше – 100 га чәчү мәйданына 325 ат көче туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International