Казан дәүләт аграр университетында «Яшь фермер» IV интеллектуаль уенның төбәк этабы уздырылды

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

21 гыйнварда Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы югары һөнәри белем учреждениеләре укучылары арасында «Яшь фермер» IV интеллектуаль уенның төбәк этабы уздырылды.

Жюри составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге мөдире Наил Хәмидуллин, «Россельхозбанк» АҖнең укыту-методика бүлегенең әйдәүче белгече Валерий Андреев, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыннан КФХ башлыгы Владимир Аппаков һәм Арча муниципаль районыннан КФХ башлыгы Мөдәррис Миңнуллин, КДАУ, Н.Э. Бауман ис. КДВМА вәкилләре һәм башкалар бар иде.

Уен укучыларда авыл хуҗалыгы тармагында бизнес-планнар төзү, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарә итү мәсьәләләрен хәл итү һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерү максатларында үткәрелде.

Уенны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге оештырды.

«Яшь фермер» уенында катнашуга 26 гариза кергән иде, шул исәптән КДАУ һәм Н.Э. Бауман ис. КДВМАеннән - 8 проект һәм 18 проект - һөнәри белем бирү учреждениеләреннән.

Кичә балалар ярышларда катнаштылар. Алар үзләренең бизнес-идеяләре белән таныштырдылар, бизнес-планлаштыру, менеджмент, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы программалары буенча бер-берсенә сораулар бирделәр, күрсәтелгән бәхәсле вәзгыятьләр буенча законнар нигезендә карарлар кабул иттеләр, эксперт жюриының сорауларына җаваплар бирделәр.

Һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында 1 нче урынны Илназ Хафизов, Гөлназ Газизова, Зөһрә Сираҗиева һәм Фирүзә Халикова алдылар (Габдулла Тукай ис. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, аларның проекты - «Сөт һәм терлекчелек ите продукциясен сату буенча эшкуарлыкны үстерү»), 2 нче урында - Денис Леденейкин, Юлия Тюлейманова һәм Ольга Храмова (Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, проект - «Тәтеш муниципаль районында татар токымлы атлар үрчетү буенча бизнес-план»), 3 нче урында - Ләйсән Бикмөхәммәтова һәм Галия Ганиева (Саба аграр көллияте, проект - «120 ояга исәпләнгән умартачылык»).

Югары белем бирү учреждениеләре арасында 1 нче урынга Николай Шамаев, Алиса Луконина һәм Александра Савельева чыктылар (Н.Э. Бауман ис. КДВМА, проект - «Үрдәкләр үстерү буенча фермер хуҗалыгының бизнес- планы»), 2 нче урында - Зөһрә Низамова, Айгөл Шәмәгсумова һәм Айгөл Бикулова (КДАУ, проект - «Куян продукциясен җитештерү буенча инвестиция проектының бизнес-планы» («Низамов» КФХ базасының мех һәм ит куяннары мисалында), 3 нче урында Анастасия Мартьянова, Резеда Галимҗанова һәм Айдар Мотыйгуллин (КДАУ, проект – «Бакча җиләген үстерү һәм сату буенча эшкуарлыкны үстерү»).

«Сезнең барыгызның да проектлары игътибарга лаек. Уенның төбәк этабында җиңүчеләр алдагы этапта катнашалар, анда җиңеп чыгучылар 2016 елның язында Мәскәүдә узачак финал ярышларында катнашачак», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге мөдире Наил Хәмидуллин.

Уенда катнашучыларның барысына да конкурста катнашуны таныклый торган дипломнар бирелде, ә җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, «Россельхозбанк» АҖнең һәм КДАУның истәлекле бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International