20 гыйнвардан башлап Татарстан Республикасы муниципаль районнарында югарымаржиналь культураларны (кукуруз, көнбагыш, рапс, соя) җитештерү программасын гамәлгә ашыру буенча авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары өчен семинарлар уздырыла.
Укуларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, ведомство оешмалары җитәкчеләре, «Казан май экстракцияләү заводы» ААҖ вәкилләре катнаша.
Семинарлар барышында рапс, көнбагыш, ашлык кукурузы һәм соя үстерүнең икътисадый нәтиҗәлелеге, аларны җитештерү технологияләре үзенчәлекләре мәсьәләләре буенча фикер алышулар булачак. «Казан май экстракцияләү заводы» ААҖ вәкилләре үсемлекләрне яклау чаралары, орлыклар һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итеп торучылар рапс һәм көнбагыш җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итү буенча үз тәкъдимнәре белән таныштырачаклар.
Укытуның максаты – язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру, 2016 елда чәчүлек мәйданнарын арттыру һәм уңдырышлылыкны күтәрү исәбенә майлы культуралар һәм ашлык кукурузын җитештерүне арттыру.