Татарстан авыл хуҗалыгы формированиеләрендә үсемлекчелектә һәм терлекчелектә энергияне аз сарыф итә торган технологияләр актив рәвештә куллануга кертелә.
Бүгенге көндә республика АПКында энергия куәте көчле булган 2 меңнән артык заманча трактор һәм 600ләп чәчү комплексы, 1,2 мең күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегаты, 3,4 мең ашлык җыю комбайны һәм 1 меңгә якын азык җыю комбайны, 1,2 меңнән артык заманча сыер саву җайланмалары, 1,3 меңнән артык ябык типтагы сөт суыткычлар һәм 500 мобиль азык өләшү аппараты кулланыла.
Үсемлекчелек тармагының 60 %ында (1,8 млн. га мәйданда) энергияне аз сарыф итә торган технологияләр гамәлгә кертелде һәм савым сыерларның 74%ын заманча саву аппаратлары белән тәэмин итеп булды.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан заманча, энергияне аз тота торган, югары җитештерүчәнлекле тезника һәм җайланмалар сатып алуга ярдәм итү максатында 2014 елдан «2014-2015 елларга Татарстан Республикасы АПКын техник җиһазлау» программасы гамәлгә ашырыла. Анда техника сатып алу чыгымнарының бер өлешен «60х40» схемасы буенча каплау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан ел саен 2 млрд. сум акча бүлеп бирү каралган.
Бу программаны гамәлгә ашыру энергия сакланышын арттырырга, авыл хуҗалыгы җитештерүенә күпфункцияле, берьюлы 5-6 операция башкара торган һәм хезмәт җитештерүчәнлеген 2-3 мәртәбәгә арттыра торган куәтле машиналарны куллануга кертүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.
2015 елда 2,6 меңгә якын авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән 297 трактор, 161 ашлык җыю һәм 48 азык җыю комбайны, 40 чәчү комплексы, 146 чәчкеч, 125 автомобиль, 870 бер. терлекчек җайланмасы сатып алынды.
Техника аеруча Актаныш, Арча, Әлки, Алексеевск, Балтач, Буа, Бөгелмә һәм Тәтеш муниципаль районнарында актив сатып алынды.
Республиканың кайбер районнарында техника белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән, 2015 елда аларның кайберләрендә авыл хуҗалыгы машиналары паркы бөтенләй яңартылмаган.