Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Ирекле авылы крестьян-фермер хуҗалыгында савым кышкы чорда да югары

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Ирекле авылыннан ИлзирәГабидуллина КФХында бер сыердан тәүлеклек савым 20 кг тәшкил итә.

«Фермада 5 кеше эшли: мин үзем, ирем Илшат, сыер савучы, терлек караучы һәммеханизатор. Район җитәкчелеге ярдәмендә сөтүткәргеч куелды, ул безнең эшне күпкә җиңеләйтте. 300 га җирдә терлек азыгы үстерәбез. Аны запас белән әзерләдек», - дип сөйләде Илзирә Габидуллина.

Хуҗалыкта 180 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 50 савым сыеры.

Азнакай районында һәркөнне 91 тонна сөт савыла, шул исәптән 1 тонна - әлеге крестьян-фермер хуҗалыгында. 

Хуҗалыкта җитештерелә торган продукция күләме үз вакытында кредитларны түләргә, техника паркын яңартырга ярдәм итә. Узган ел хуҗалыкка яңа техника сатып алганнар. Барлык агрегатлар да язгы чәчүгә әзер.

Фермерның планнарында – ерак түгел ташландык хәлдә торучы тагын бер ферманы торгызу һәм терлекләр санын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International