Бу атнада Министрлык вәкилләре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Шәле авылында яшәүче Хәлимә Гибашеваны, аның өенә килеп, 100 яшьлекюбилее белән котладылар.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Габдрахманова, Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов, «РАЦИН» ДУПнең Шәле авылындагы филиалының баш бухгалтеры Кәүсәрия Мөхәммәдиева, шулай ук «Земля-землица» газетасының баш мөхәррире Владимир Белосковкатнашты.
Хәлимә Гибашева күптән түгел үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Шушы уңайдан ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан шәхси котлаулар алды. Хезмәт ветеранын шулай ук Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров котлады.
Юбиляр янына килгән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Сирень Нигъмәтҗанов һәм Гөлнира Габдрахманова Хәлимә Габишеваны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән котладылар, аңа Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар.
Хәлимә Гибашева кунакларга үз тормышы турында сөйләде. Үзенең озын гомерле булуының сере турындагы сорауга ул, гомер буена хезмәтне яраттым, һәркайчан игелекле һәм ихлас булырга тырыштым, диде.
«Шактый еллар узуга да карамастан, мине һәм минем хезмәтемне онытмаган һәм миңа шундый хөрмәт күрсәткән өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Хисләремне белдерер өчен сүзләрем җитми», - дип, үз рәхмәтен җиткерде ул килүчеләргә.
Хәлимә Габишева 1931 елдан башлап 1971 елга кадәр Вахитов ис. колхозда сыер савучы булып эшли. Ул һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Хәлимә Гибашева хезмәтендә югары уңышларга ирешкән өчен - Республика хезмәт даны юбилей китабына, СССР Мактау китабына кертелгән, “Районның иң яхшы сыер савучысы» һәм Вахитов ис. колхозның «Мактаулы колхозчысы” дигән мактаулы исемнәргә ия булган, 1969 елда СССР халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен бронза медаль, 1966 елның 22 мартында СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән.