Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм аларны 2016 елгы язгы чәчүгә әзерләү актив алып барыла.
Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын – тракторларны, комбайннарны һәм башка техниканы ремонтлау һәм көйләү белән шөгыльләнүче 32 пункт, 25 ремонтлау бүлеге, 20 техник хезмәт күрсәтү пункты бар.
Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән барысы 48 эшче звено шөгыльләнә, бу эшкә 150 дән артыкслесарь һәм механизатор җәлеп ителгән.
Оператив белешмәләрдән күренгәнчә, бу елның 15 гыйнварына трактор паркының 68%ы эшкә әзер,тырмаларның 97%ы, чәчкечләрнең 66%ы, культиваторларның 75%ы, туфрак эшкәртү өчен агрегатларының 81%ы ремонтланган.
«Сорнай» ҖЧҖ, «Якты юл» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны төгәлләгәннәр, «Труд» ҖЧҖ, «Кызыл Юл» АХҖК, «Сосна» ҖЧҖ һәм «Яңа тормыш» ҖЧҖ бу эшне кызу тоталар.
Шул ук вакытта тракторларны техник яктан тикшерү узуга да әзерлиләр, аны хуҗалыкларның инженерлык хезмәтләре белгечләре катнашында уза торган семинар-киңәшмә кысаларында 2016 елның 10 мартыннан башлап үткәрү планлаштырыла.
2015 елда Балтач районы хуҗалыкларында ремонтлау остаханәләрен, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү пунктларын, тракторларга һәм автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү пунктларын ныгытуга зур игътибар бирелгән. «Труд» ҖЧҖ, «Алга» ҖЧҖ, «Арбор» ҖЧҖ, «Кызыл Юл» АХҖК, «Кама» АХҖК остаханәләрендә ремонт ясалган һәм эшләү өчен имин шартлар тудырылган.
2016 елның 18 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр шулай ук һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү һәм махсус техника (погрузчиклар, экскаваторлар, бульдозерлар) белән идарә итүгә рөхсәт алу өчен механизаторларны укыту курслары оештырылачак.