2016 елның 16 гыйнварыннан Казанда һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск районының Октябрьский поселогында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итәчәк, аларда гадәттәгечә эре АПК оешмаларының һәм республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак.
Казанда ярминкәләр түбәндәге 9 сәүдә мәйданчыгында оештырыла:
- Авиатөзелеш районында (Ленинград ур., 27, «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта)
- Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21а, «Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары» ААҖ каршындагы мәйданчыкта);
- Вахитов районында (К. Тинчурин ур., 13, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Чехов ур., 2, Достоевский урамы ягыннан Чехов базары артындагы мәйданчыкта);
- Киров районында (Краснококшайский ур., 152/2, «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә);
- Мәскәү районында (Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә);
- Совет районында (Аграрный ур., 2, «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ һәм Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә);
- Идел буе районында (Җиңү пр., 48а, «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта).
Ярминкәләр шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге 1 нче павильонда узачак.
2015 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның 8 мәйданчыгында, Чаллыда 3 мәйданчыкта, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә 17 гыйнвардан 8 майга кадәр һәм 5 сентябрьдән 26 декабрьгә кадәр уздырылды.
Ярминкәләрне оештыруда республика агросәнәгать комплексының эре аграр оешмалары, шулай ук Татарстан Республикасының 36 муниципаль районыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнашты.
Сәүдә мәйданчыкларына сатуга 2363 тонна терлек ите һәм кош ите, 1226 тонна үлчәүле сөт, 155 тонна ак май, 1799 тонна шикәр, 2049 тонна он, 20,2 млн. данә тавык йомыркасы, 12108 тоннадан артык яшелчә һәм бәрәңге, тагын башка продукция китерелде.
Ярмиркәләр шулай ук Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә оештырылды.