«Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖнең «Родина» бүлекчәсендә механика остаханәсенә капиталь ремонт ясалган

2016 елның 15 гыйнвары, җомга
«Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖнең «Родина» бүлекчәсендә механика остаханәсенәкапиталь ремонт ясалган.

Аның түбәсе ремонтланган, ишекләре алыштырылган, пластик тәрәзәләр куелган, идәне бетонланган, электр челтәре тулысынча алыштырылган, энергияне аз сарыф итә торган заманча лампалар куелган, тимер кою цехында, токарь һәм эретеп ябыштыру цехларында иске җайланмалар яңаларга алыштырылган, шулай ук яңа җылыту җайланмалары куелган.

Иминлек техникасына аерым игътибар бирелгән: янгынга каршы щитлар тулыландырылып куелган, электрҗайланмалары җиргә тоташтырылган, хезмәтне саклау кабинеты тиешле әдәбият һәм документация белән тулыландырылган.

«Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖендә 92 трактор, 38 чәчү агрегаты, 1 чәчү комплексы, 19 культиватор, 8катнаш агрегат, 11 дискатор, 41 тырмалау агрегаты бар.

Бүгенге көндә агрофирмада авыл хуҗалыгы машиналарын - чәчкечләрне, тырмаларны һәм культиваторларны ремонтлау тәмамланган. Тракторларны ремонтлау дәвам итә (38 бер. ремонтланган).

«Фенд», «Нью Холланд» кебек чит ил тракторларын һәм энергия куәте көчле булган башка техниканы төзекләндерү Чаллы шәһәрендә «ФинАгроТрейд» ҖЧҖендә башкарыла.

Ремонт ясау остаханәләрен заманча ремонтлау һәм технологик җайланмалар белән тулыландыру, ремонт белән шөгыльләнә торган югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү хуҗалыкта машиналарның өзлексез эшләвенә ярдәм итә. Эшне дөрес оештыру, хезмәт өчен түләү нормаларын нигезле билгеләү,технологик дисциплина һәм ремонтлау сыйфатына техник контроль ясап тору хуҗалыкның уңышлы эшләвендә зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International