Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районыннан фермер яшь терлекләр санын 30 башка җиткерергә планлаштыра

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Буралы авылыннан фермер Рамил Исрафилов терлекчелек белән шөгыльләнә.

Быел ул үз хуҗалыгы янәшәсендә җир кишәрлеге алып, ферма төзегән, бүгенгә аның 10 үгезе бар.

«Иртән хайваннарга чөгендер түбе (жом) бирәбез, көн уртасында, он сибеп, пешкән бәрәңге бирәбез, ә кичкә – чөгендер. Азыкка бернинди химикатлар өстәмибез, шуңа күрә ит тә тәмле була», - дип сөйли Рамил Исрафилов.

Киләчәктә фермер үз хуҗалыгын зурайтырга планлаштыра, үгезләр санын 30 башка җиткерергә һәм яшьтерлек симертү өчен тагын бер ферма төзергә ниятләп тора.

«Газель» автомобиле һәм трактор да алырга кирәк. Грант алуга конкурста катнашу өчен документлар әзерли башладык инде», - ди Рамил Исрафилов. Хәзер ул печән үстерү өчен 28 гектар җирне рәсмиләштерү беләнмәшгуль. Җыелган артык печәнне сатып, ашлык, фураж сатып алырга уйлый.

«Яшьләр авылга тартыла башлады. Безнең Буралы авылында гына да ел саен 4-5 яңа йорт төзелә. Теләгең һәм җитезлегең булса, авылда да эш җитәрлек», - дип саный фермер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International