Бүген Лениногорск муниципаль районының Зәй-Каратай авылында яңа модуль терлексую цехы ачылды, анда сменага 10 башка кадәр терлек суярга мөмкин.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, районның АПК хуҗалыклары җитәкчеләре һәм фермерлары катнашты.
Модуль цехы проекты «Азнакай Нефтемаш заводы» ААҖ тарафыннан эшләнгән һәм заманча барлык таләпләргә туры килә.
Шәхси эшкуар Валерий Ипеевның төп эшчәнлеге терлек суюдан гыйбарәт.
Терлекләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән һәм Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш ягындагы хосусый хуҗалык тотучылардан сатып алырга планлаштырыла. Итне фасовкалау, аны махсуслаштырылган кибетләрдә күпләп, ваклап сату өстәмә эшчәнлек төре булып карала.
Цехны ачканнан соң, Марат Әхмәтов инвесторлар белән очрашты, анда Лениногорск муниципаль районының агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.