2015 елның 1 гыйнварыннан күчемсез мөлкәткә салым түләүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Аны инвентаризация хакы буенча түгел, ә кадастр хакы буенча бәяләячәкләр.
Салым түләүчеләр яңа система буенча 2016 елдан түли башлыйлар.
Торак биналарга салым ставкасы 0,1% тәшкил итә, башка биналарга - 0,5%, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кертелгән җир кишәрлекләренә карата җир салымы ставкасы 0,3 % тәшкил итә.
Салым органнарыннан салым түләү турында хәбәрнамә алынмаган һәм үз мөлкәтләре өчен салымнар түләнми калган очракта, 2015 елның 1 гыйнварыннан шулай ук салым түләүче физик затларның салым органнарында исәпкә куелмаган күчемсез мөлкәтләре һәм транспорт чаралары булу турында салым органына хәбәр итәргә тиеш булулары да гамәлгә кертелә.
Салым салына торган һәр объектка карата әлеге гариза, күчемсез мөлкәт объектына (транспорт чарасын да кертеп) хокукны билгели торган документларның күчермәләре белән, салым чоры узган елдан соң килүче елның 31 декабренә кадәр бер мәртәбә салым органына тапшырыла.
Моннан тыш, салым түләнергә тиешле объектлары булу һәм аларга салым түләнми калуы турында хәбәр иткән гражданнар өчен 2017 елның 1 гыйнварына кадәр күчеш чоры - граждан шундый объекты булу турында хәбәр иткән салым чорыннан (елыннан) салым түли башлау каралган.
2017 елның 1 гыйнварыннан күчеш чоры тәмамлана, һәм шундый объектлар булу турындагы белешмәләр башка тышкы чыганаклардан алынган очракларда, аларга салым узган өч ел өчен исәпләнәчәк, шулай ук тиешле белешмәләрне бирмәгән өчен штраф алыначак, аның күләме түләнмәгән суммадан 20 % тәшкил итәчәк.