Министрлыкта шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме буенча фикер алыштылар

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

13 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Нәҗип Хаҗипов, Марат Җәббаров, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ЛПХ), КФХ башлыклары һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә башында Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов чыгыш ясады. Аның нотыгында 2016 елда хисап тотуга һәм дәүләт статистика хисаплылыгын бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтүгә бәйле мәсьәләләр кузгатылды.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районыннан КФХ башлыгы Мурат Сираҗин фермерлыкка ярдәм итүгә кагылышлы үз тәкъдимнәрен әйтте. Ул шулай ук тәүлеклек чебешләр үстерү үзенчәлекләре турында сөйләде. Чара кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнарга 2016 елда яшь чебиләр (күркә, каз, үрдәк, бройлер-чебиләр) сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү тәртибе буенча да фикер алышу булды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов 2016 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан ЛПХларга күздә тотыла торган дәүләт ярдәме төрләрен атап китте. Бу максатлар өчен 200 млн. сум акча каралган. Дәүләт ярдәме төрләре арасында түбәндәгеләр бар: ЛПХлар алган кредитлар буенча процент ставкасы өлешен каплауга субсидияләр, нәселле таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган сыерлар, нәселле ана кәҗәләр, яшь чебиләр (күркә, каз, үрдәк, бройлер-чебиләр) сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр, сыерларны ясалма орлыкландыру буенча хезмәтләр өлешен каплауга, 3 яшьтән картрак булган бияләрне тоту өчен азык сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга, сыерларга профилактик чаралар уздыру буенча ветеринария хезмәтләре күрсәтүгә чыгымнар өлешен каплауга, сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү буенча чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр.

«Бу мәсьәләләрне бер киңәшмә барышында гына хәл итеп булмый, билгеле. Без сездән тәкъдимнәр көтәбез, аннары бергәләп йомгак ясарбыз», - диде Марат Әхмәтов киңәшмә азагында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International