Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Сәвәләй авылындагы терлекчелек фермасында эре мөгезле терлекләрнең тоякларын функциональ эшкәртү буенча белгеч хезмәтләре күрсәтелде.
«Сыерларның тояклары даими каралып тормаса, алар үзләрен начар хис итә башлый, сөтләре дә әзәя һәм хәтта үрчем дә кими», - дип сөйли мастер Кирилл Симонов.
Тоякларны эшкәртүче белгеч һәр тоякны тикшерә, кирәк булса, авыруларны дәвалау яисә тояктагы кимчелекләрне бетерү өчен кирәкле барлык профилактик чараларны күрә, аны тигезләп кисә һәм башка гамәлләр башкара.
Эшкә керешү өчен мастер махсус җайланма куллана, әлеге җайланма хайванны хәрәкәтсез халәттә тоту өчен билгеләнгән станоктан гыйбарәт. Бу аппарат шулай ук сыерның аягын сакчыл рәвештә өскәрәк күтәреп куярга мөмкинлек бирә. Ә тоякларны кисү, шомарту бик тиз арада - берничә минут эчендә эшләнә.