Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Марс» ҖЧҖ – районда тотрыклы үсә торган, алдынгы хуҗалыкларның берсе.
«Марс» ҖЧҖ хезмәтчәннәре тәүлеккә 7000 килограммга якын сөт савалар. Һәркөнне 5 - 6 тонналап сөт сатыла. 2015 ел йомгаклары буенча хуҗалыкта 30 мең 133 центнер сөт алынган.
«Марс» ҖЧҖендә чын мәгънәсендә үз эшенең осталары эшли. Болар: сыер савучылар Лилия Зәйдуллина (елга7 мең 585 кг сөт сауган), Света Сәлахова (6 мең 694 кг), Гөлнар Вәлиева (6 мең 422 кг), Роза Филиппова (6 мең385 кг), бозау караучылар Гөлүзә Васикова (бозауларының уртача тәүлеклек артымы 846 г тәшкил итә), Минзилә Сөнгатова (845 г), Зилә Нәҗмиева (815 г), Әлбирә Сабирова (953 г), Таһирә Мөхәммәтшина (835 г)һәм башкалар.
«Фермалар бездә яхшы халәттә, барысында да ремонт ясалды, азык та җитәрлек әзерләнде. Яңа сөтүткәргечләр,яшь бозауларга сөт ташый торган сөт “таксилары” алынды, алар барысы да безнең эшне күпкә җиңеләйтә», -дип сөйлиләр терлекчеләр.