2015 елда Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының крестьян (фермер) хуҗалыклары 1000 тонна ит, 320 тонна сөт, 2500 тонна ашлык җитештерделәр.
Уңышлы эшләүче КФХларның берсе - Сергей Пашков хуҗалыгы, ул дуңгызлар үстерү белән шөгыльләнә. Монда 2015 елда 930 тонна ит җитештерелгән. Үсемлекчелек өлкәсендә дә аерым уңышларга ирешкән хуҗалыклар бар. Шундыйлардан Вера Сорокина крестьян (фермер) хуҗалыгын атап китәргә мөмкин. Ул 400 гектар җирдә бөртекле һәм азык культуралары үстерә. Тагын Валерий Пичугин хуҗалыгы шундыйлар рәтендә, аның 300 гектар җире бар, ул да шулай ук бөртекле һәм азык культуралары үстерә.
Роберт Сибгәтов, Александр Жестков, Сергей Николаевларның гаилә фермалары сөтчелек юнәлешендә эшләп, районның сөт җитештерү күләмнәрен арттыруга өлеш кертәләр. Архиреевлар һәм Сиразиннарның гаилә фермалары кәҗә үрчетү белән шөгыльләнәләр һәм кәҗә сөте, сыр эшләп саталар.