Сабаның "Мелиорация" механикалаштырылган күчмә колоннасы генераль директоры Илдус Талиповка Россия Федерациясе Президенты Указом белән "Россия Федерациясе авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Илдус Талипов районның мелиорация коллективы белән 2000 елдан башлап җитәкчелек итә. Ул җитәкчелек итә торган Саба "Мелиорация" ПМКсының җитештерү күрсәткечләре елдан-ел арта бара. Коллективта 114 кеше эшләп, ел дәвамында алар башкарган эшләр күләме 100 миллион сумга җиткән.
Бүген предприятие хезмәткәрләре төзелештә зур күләмле эшләр башкаралар, авыл хуҗалыгы һәм мелиорацияөлкәсендә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашалар.
“Саба "Мелиорация" ПМКсы” ҖЧҖ коллективы тарафыннан соңгы 3 елда 26 плотина һәм катлаулы гидротехник корылмалар төзелгән, 1200 гектар сугарулы җир эксплуатациягә кертелгән, 150 км суүткәргеч сузылган, 15 терлекчелек комплексына 25 км озынлыкта керү юллары ясалган, күпфатирлы 5 торак йортка капиталь ремонт ясалган һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 12 шәхси йорт төзелгән.