Бу продукцияне җитештерү күләмнәрен арттыру өчен хуҗалыкларда бөтен шартлар тудырылган – җитештерү базасы, терлекчелек комплекслары һәм биналары бар, эре мөгезле терлекләр саны җитәрлек, терлекләр өчен азык әзерләнгән һәм квалификацияле кадрлар эшли.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдында якын киләчәктә сөт җитештерү күләмен тәүлеккә 100 тоннага кадәр җиткерергә дигән бурыч куелачак. Бүгенге көндә Зәй терлекчеләре тәүлеккә 60,1 тонна сөт савалар яисә бер сыердан уртача 13,7 килограмм сөт алына.