Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Тирсә авыл җирлегендә яңа терлек сую пункты ачылды. Объектны шәхси эшкуар Рәшит Шәйхетдинов төзеде. Терлек сую цехын ачу тантанасында Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров, Дәүләт ветеринария инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Гобәйдуллин, район ветеринария инспекциясе вәкилләре, районның авыл җирлекләре башлыклары, КФХбашлыклары һәм шәхси эшкуарлар катнашты.
Әгерҗе районында терлек сую цехының беренчесе бу. Район җитәкчесе авыл эшкуары Рәшит Шәйхетдиновка уңышлар теләде. «Без аның һәр башлангычында ярдәм итәргә тиеш, ә җирлекләр башлыклары аның белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә тиешләр», - диде ул үз чыгышында.
Әлеге терлек сую цехы сменага 5-10 баш терлек чалуга исәпләнгән.