Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында «Кулон-Агро» ҖЧҖендә 200 бозау алынган.
Шулай ук терлекчелек комплексында 480 баш сыер бар, шулардан 210 сыер шушы көннәрдә бозауларга тора.
Хуҗалык белгечләре азык рационы составын анализлыйлар, терлекләрне ашату һәм карау технологиясенең үтәлешен тикшереп торалар. Комплексның өлкән ветеринария тибибы Дмитрий Широбоков әйтүенчә, терлек азыгы төрле өстәлмәләр белән баетылган, бозауларга үз вакытында йогышлы авыруларга каршы прививкалар ясыйлар.
«Без профилактик чараларны да вакытында башкарабыз», - дип сөйли ветеринария табибы. Сыерларның каны даими рәвештә анализга алына, сөт махсус лабораторияләрдә тикшереп торыла. Төп бурычларның берсе – сыерларның мастит белән авыруын булдырмау.
«Коллектив безнең яшь һәм бик тату. Эш урыннары якты, җылы, нәтиҗәле эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Шундый уңайлыклар тудырган өчен без бик рәхмәтле», - дип сөйләде яшь сыер савучыларның берсе – Минзалия Гарипова.
Яшь бозауларны бертуган Гөлфинә һәм Гөлүсә Шакировалар карый.
Комплекста хезмәткәрләр өчен кием алыштыру, ашау бүлмәсе, сауна һәм душ бар.