Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Яңа ел белән котлавы

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән чын күңелдән котлыйм!

Төгәлләнеп килүче ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен җиңел булмады. Әмма авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы белән 3,5 миллион тонна ашлык, 2 миллион тонна шикәр чөгендере (узган елга караганда 500 мең тоннага күбрәк), 1,5 миллион тонна бәрәңге, 380 мең тонна яшелчә җыелды. Барлык төр хуҗалыкларда гомумән алганда 1750 мең тонна сөт җитештерелде, шул исәптән авыл хуҗалыгы формированиеләрендә - 1170 мең тонна. Терлек һәм кош ите җитештерү күләме - 488 мең тонна, тавык йомыркасы 1 миллиард 171 миллион данә булды. Республика халкы авыл хуҗалыгы продукциясенең барлык төрләре белән тулысынча тәэмин ителде.

Шуны да аерым билгеләп үтәсем килә, Татарстан – товар сөтен җитештерү буенча Россия Федерациясендә беренче номерлы субъект. Безгә сезнең белән әлеге статусны саклап калу һәм бу тармакта тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү аеруча мөһим.

Авылны техник модернизацияләү, мелиорация тармагын үстерү, яңа эре объектларны файдалануга кертү, Татарстан фермерларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларына ярдәм күрсәтү киләсе елда да дәвам итәчәк. Безнең алда башка катлаулы бурычлар да тора, болар – АПК предприятиеләрендә һәм хуҗалыкларында булган резервларны ачыклау һәм куллану, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру, югары керемле культураларны үстерү буенча «3 х 100» программасын гамәлгә ашыру, шикәр чөгендере мәйданнарын арттыру, АПК хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту, аренда торагы буенча ярдәмче программаны һәм авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү максатында башкарыла торган башка чараларны гамәлгә ашыру.

Кадерле дуслар! Республикабыз иминлеге хакына фидакарь хезмәт иткәнегез өчен һәрберегезгә олы рәхмәтемне җиткерәм! Киләсе 2016 ел – авыл хуҗалыгы өчен тагын да уңышлырак, ә табигать авыл хезмәтчәннәренә мәрхәмәтлерәк булсын!

Сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, теләк-хыялларыгызның тормышка ашуын телим, өйләрегездә тынычлык, иминлек, муллык булсын! Башлаган эшләрегездә, кылган ниятләрегездә уңышлыр һәрвакыт юлдаш булсын!

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры                                                                      Марат Әхмәтов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International