Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевның Яңа 2016 ел белән котлавы

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән ихластан котлыйм!

Россия тарихының яңа битен ачуга әзерләнгәндә, гадәттәгечә, һәр яңа ел алдыннан без сезнең белән бергәләп узган елга йомгаклар ясыйбыз һәм киләчәк елга планнар корабыз. Шунысы куанычлы, ирешелгән уңышлар иртәгәге көнгә ышаныч һәм тагын да югарырак максатлар куярга мөмкинлек бирә.

Россия авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык комплексы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе илебезнең азык-төлек иминлеген ныгыту буенча куелган бурычларны хәл итүнең нигезе булып тора. 2015 елда Россия икмәгенең җыелган күләме чиста үлчәмдә 103 млн. тонна тәшкил итә. Бу үзебезнең эчке ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен генә түгел, ә 30 млн. тонналап экспортка чыгарырга да җитәрлек. Бәрәңге һәм яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр чөгендере һәм көнбагыш - барысы да узган елга караганда күбрәк җыелды. Кукуруздан, соя һәм майлы җитеннән рекордлы уңыш алынды.

Терлекчелектә дә уңай нәтиҗәләр шактый. Без кошчылык продукциясе белән үзебезне тулысынча тәэмин итү юлына чыктык. Үзебездә дуңгыз итен җитештерү күләмнәре дә арта бара. Авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында сөтчелек тармагында да артым күзәтелә. Россия балыкчылары тарафыннан су биоресурсларын җитештерү күрсәткечләре дә арта, аквакультураны үстерүдә дә уңай нәтиҗәләр күренә.

Иң мөһиме шул: үз-үзебезне азык-төлек белән тәэмин итә алуыбызга ышаныч туды. Һәм бу ышанычны без акларга тиеш.

Без бик четерекле заманда яшибез. Агросәнәгать секторы хезмәткәрләренең армый-талмый хезмәт итүе нәтиҗәсендә бүген авыл хуҗалыгы – тотрыклы үсеш күрсәтә торган бердәнбер тармак. Үзебезнең агросәнәгать комплексы тулы көчкә эшләсен өчен, үз халкыбызны ашату өчен безгә тагын да берләшергә, нәтиҗәлерәк эшләргә һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмаска кирәк.

Фидакарь хезмәт иткәнегез һәм яраткан эшегезгә турылыклы булып калганыгыз өчен, кыенлыкларны җиңеп, югары уңышлар яулаганыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Киләсе Яңа ел бәхетле, шатлыклы мизгелләргә һәм күңелле вакыйгаларга бай булсын! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм һәммәгезгә бәхет телим!

Яңа ел белән!

 

Россия Федерациясе

авыл хуҗалыгы министры                                                                                                                                                А.Н. Ткачев 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International