Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә 2015 ел йомгакларына багышланган чара узды.
«2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителгән иде, Татарстанда – Парклар һәм Скверлар елы дип. Бер үк вакытта әдәбиятка да зур игътибар бирелде. Күп эшләр башкарылды, юилей кичәләре, фестивальләр, семинарлар, әдәбият көннәре, фәнни-гамәли конференцияләр, төрле очрашулар уздырылды. Яңа әсәрләр, китаплар язылды», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурста авыл тормышын, авыл кешеләренең авыр хезмәтен, аларның уңышларын һәм проблемаларын чагылдырган әсәрләр бәяләнде.
Рәфис Корбанов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Габдрахманова очрашуда катнашучыларны котладылар һәм конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
«Хикәяләр» номинациясендә 1 нче урынны - Нәбирә Гыйматдинова, 2 нче урынны - Рифә Рахман, 3 нче урынны Фирузә Җамалетдинова алды.
«Повестьлар» номинациясендә 1 нче урынга Наилә Харисова ия булды, 2 нче урын Илсөяр Иксановага бирелде, 3 нче урынны Рәдиф Сәгъди алды.
«Романнар» номинациясендә 1 нче урынны алучы булмады, 2 нче урынны Зиннур Хөснияров алды, 3 нче урын Нурислам Хәсәновка бирелде.