Республикада “2016-2020 елларга Татарстан Республикасында товар аквакультурасын (товар балыкчылыгын) үстерү” дәүләт программасы эшләнд

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Балыкчылык хуҗалыкларына дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында “Балыкчылык хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасы кысаларында 2015 елның апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе субъектларына авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең товар балыкчылыгын осетр (мәрсин) балыкчылыгын үстерүгә кредитлар буенча процентлар түләү чыгымнары өлешен каплауга субсидияләр бирү кагыйдәләре кабул ителде.

Федераль бюджеттан субсидияләр бирүнең төп шартларыннан берсе – Россия Федерациясе субъектларының дәүләт программасы, шулай ук чыгым йөкләмәләрен үтәүгә бюджет ассигнованиеләре булу. Күрсәтелгән таләпләрне үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “2016-2020 елларга Татарстан Республикасында товар аквакультурасын (товар балыкчылыгын) үстерү” дәүләт программасы эшләнде (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 28 декабрендәге 991 номерлы карары белән расланды).

Күрсәтелгән программаның төп максаты – Татарстан Республикасында товар аквакультуракасын үстерү өчен шартлар булдыру. Соңгы елларда республикада актив кешеләр арасында балык продукциясен җитештерүгә игътибар артты. Бүгенгә товар балыгы һәм балык үрчетү материалын җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарларның һәм оешмаларның саны 50дән артып китте. Күбрәк карп, осетр һәм форель балыклары үрчетәләр.

Программа максатына һәм бурычларына ирешү өчен төрле чаралар башкарыла. Шулар арасында – су биологик ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аларны саклап калу өчен шартлар тудыру максатларында су объектларының гидрологик, гидрогеохимик, экологик торышы күрсәткечләрен яхшыртуны күздә тотучы балыкчылык хуҗалыгын мелиорацияләү. Бүгенге көндә булган 783 гидротехник корылмадан (буалардан) берсе дә товар балыгын үрчетү һәм үстерү өчен яраклы түгел, чөнки бу объектлар балыкчылык өчен көйләнмәгән. Мелиоратив буаларны файдалануга кертү балык җитештерүне елга 950 тоннага кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук елга 130 тонна балык җитештерергә мөмкинлек бирә торган яңа 19 балыкчылык хуҗалыгын төзү һәм гамәлгә кертү, сыйфатлы балык үрчетү материалын җитештерү өчен ике балык питомнигын төзү, гамәлдәге махсус балыкчылык хуҗалыкларын модернизацияләү һәм елга 600 тоннага кадәр товар балыгы алырлык итеп аларның җитештерү куәтен арттыру планлаштырыла.

Барлык чараларны тулы күләмдә башкарып чыгу 2020 елга товар балыгын җитештерү күләмен - 1865 тоннага кадәр, шулай ук балык үрчетү материалын 630 тоннага кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге икътисадый шартларда үзебезнең аквакультураны үстерү заманча җайланмаларга, яңа җитештерү технологияләренә нигезләнгән яңа алымнар куллану зарурлыгын таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International