Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыгарылыш мәктәп укучылары белән аларны аграр югары уку йортларына җәлеп итү максатында очрашулар үткәрде

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыллардагы гомуми белем бирү оешмаларының чыгарылыш укучыларын аграр югары уку йортларына җәлеп итү максатында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2015 елның 16 ноябреннән 25 декабренә кадәр авыл мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашулар үткәрде.

Чараларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыклары һәм белгечләре, АПК предприятиеләре җитәкчеләре, КДАУның һәм КДВМАнең профессорлар-мөгаллимнәр составы вәкилләре, шулай ук муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.

Очрашуга Татарстан Республикасы авыл мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфларыннан 6836 укучы һәм аграр юнәлештәге 5 урта һөнәри уку йортыннан 504 студент чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International