Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елда Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда активлык күрсәткән оештыручыларны бүләкләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов һәм Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Казан шәһәре районнары администрацияләренең һәм башкарма комитетларының җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
«Бүген без Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруда активлык күрсәткән оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Ярминкәләр 5 сентябрьдән алып үткәрелә башлады һәм шул вакытка кадәр Казанның 8 мәйданчыгында 17 ярминкә үткәрелде. «Бәхетле” сәүдә челтәре җитәкчелеге ярдәмендә 2 мәйданчык: Ямашев проспекты, 71а һәм Ленинград урамы, 27 адресларына күчерелде», - дип хәбәр итте Николай Титов.
Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта үткәрелде.
Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, ярминкәләр уздырылган чорда аларга 600 млн. сумнан артык продукция китерелгән, 6 мең тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә, 800 тоннага якын төрле төрдәге ит, 1мең тоннадан артык он, 1,3 мең тонна шикәр, 550 тонна литрлы сөт, 10,3 млн. данә тавык йомыркасы һәм башка азык-төлек товарлары сатылган. Продукция ташу өчен 8 мең берәмлектән артык автотранспорт кулланылган.
«Министрлыкка ярминкәләрне дәвам итүне сораган мөрәҗәгатьләр шактый керде. Без Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да ярминкә сәүдәсендә катнашырга теләүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең исемлеген әзерләдек – аларның саны 130дан артып китә», - дип билгеләп үтте Николай Титов.
«Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда ярдәм күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм, салкыннарга, яңгырларга да карамыйча, ярминкәгә килеп, ачык һавада үзләренең продукциясен шәһәр халкына җиткергән авыл кешеләренә рәхмәт әйтәсе килә. Ярминкәләрне оештыру дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра бара. Бу юнәлештә безнең тарафтан алга таба да һәрьяклы ярдәм күрсәтеләчәк», - диде Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Иван Кузнецов.
Чара барышында 2015 елда Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен әзерләүдә һәм оештыруда бергәләп уңышлы эшләүчеләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтхатлары бирелде.
Мондый бүләккә түбәндәгеләр ия булды: Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты вәкилләре Иван Кузнецов, Илдар Шакиров, Нияз Гайнуллин, Җәлил Сөләйманов, Руслан Зәйнетдинов, РәшидХөсәенов, Алинә Лунина; Казан шәһәре Совет районы администрациясе вәкилләре Людмила Евстафьева, Денис Эйдлин; Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе вәкилләреАльберт Бикмуллин, Виктор Макаров, Рамил Бәхтиев, Гүзәлия Исхакова; Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе вәкилләре Евгений Варакин, Тәнзилә Вәлиева; Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе вәкилләре Ирек Арсланов, Ленар Шакиров, Александр Батманов, Әлфия Каюмова, Алсу Казакова, Альбина Шәйхетдинова; «Иске шәһәр» префектурасы вәкилләре Марат Усманов, Наилә Байчурина; Х. Ямашев пр., 71а адресы буенча «Бәхетле» супермаркеты директоры Александр Макурин;Ленинград ур., 27 адресы буенча «Бәхетле» супермаркеты директоры Дмитрий Кобзев һәм «Казан»агросәнәгать паркы» ААҖнең генераль директоры Олег Власов.