Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Урыс авылы фермасында симертүдәге үгез бозауларның тәүлеклек артымы 1500 грамм тәшкил итә

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Урыс авылында урнашкан эре мөгезле терлекләр фермасында - "Чулман” агрофирмасы” ҖЧҖнең "Вахитово" бүлекчәсендә - 282 баш  үгез бозау симертелә.

2015 елның декабрь аенда андагы бер яшьтән зуррак бозауларның тәүлеклек артымы уртача 1500 грамм тәшкил итте, 6 айдан 12 айга кадәргеләрнең артымы - 1200 грамм.  Ә ноябрь аенда бер яшьтән зуррак үгез бозауларның тәүлеклек артымы 1890 грамм дәрәҗәсендә иде.  

Бу ферманың башка бинасында 43 баш савым сыер тотыла.

Хайваннарны 4 кеше карый. Алар: бертуган Илшат һәм Айрат Шәйхразиевлар, Ирек Ямалиев, шулай ук Тулбай авылыннан терлекләр өчен азык ташучы Рәҗәп Галиев.  

"Югары күрсәткечләргә ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мондый шартларда рәхәтләнеп эшлисе килә", -дип сөйли Илшат Шәйхразиев.

Ферма хезмәткәрләре әйтүенчә, алар барысы да канәгатьләнерлек хезмәт хакы ала, ә “Чулман” агрофирмасы” ҖЧҖендә җитештерелә торган продукциягә ихтыяҗ зур. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International