28 декабрьдә «Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ФДБФУндә (ФГБНУ “ТатНИИСХ”) журналистлар белән очрашу узды, галимнәр белән журналистларның мондый очрашуы ел саен үткәрелә.
Чара барышында «Бөртекле культураларның конкуренциягә сәләтле, Татарстан Республикасы шартларына җайлаштырылган сортларын булдыру һәм гамәлгә кертү» дигән хезмәтнең авторлар коллективына һәм аларның шушы эшенә зур игътибар бирелде, ул быел фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды.
«ТатНИИСХ» ФДБФУ директоры, Татарстан Республикасы ФА әгъза-мөхбире Марсель Таһиров журналистларга бу ел уңышлары турында сөйләде: Россия фәнни оешмалары федераль агентлыгының Дәүләт бурычы буенча һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлары буенча планлаштырылган фәнни-тикшеренү эшләре тулысынча үтәлгән. Интеллектуаль милекчелек буенча 14 объект булдырылган, аларга РФнең 8 патенты алынган, 6 патентка заявка бирелгән. 5 сорт дәүләт сынавына тапшырылган.
Журналистлар галимнәргә авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларына һәм орлыкчылыкка, уҗым культураларының торышына, югары табышлы (маржиналь) культураларның (кукуруз, рапс, көнбагыш, соя) чәчү мәйданын арттыруга, бинар чәчүлекләргә, сусыз аммиакка, аммиаклы суга, яңа фәнни эшләнмәләргә кагылышлы бик күп сораулар бирделәр.
Галимнәр Россиягә каршы икътисадый санкцияләр шартларында үзебезнең эшләнмәләргә игътибар бирергә һәм стресс факторларга җайлашкан, тотрыклы югары уңыш бирә торган үзебезнең җирле селекция сортлары белән шөгыльләнергә кирәклеген ассызыкладылар. Илнең азык-төлек иминлегенең нигезе буларак, туфракның уңдырышлылыгын яхшыртуга аерым игътибар бирергә кирәклегенә басым ясадылар.
Заман таләпләренә ияреп, институт кукуруз, рапс, көнбагыш, соя буенча югары дәрәҗәдә сыйфатлы тикшеренүләр уздыруны планлаштыра.
Сояның иртә өлгерә торган җирле Миләүшә сорты дәүләт сынавын уңышлы узды. Буа районының “Авангард” хуҗалыгында әлеге сортны җитештерүдә сынау аның югары уңдырышлылыгын раслады.
Шулай ук, Татарстан һәм Россия базарын гибрид орлыклар белән төп тәэмин итүчеләр буларак, Кукуруз буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты һәм Краснодар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән берлектә комплекслы тикшеренүләр уздыруны көчәйтү планлаштырыла.
Галимнәр даими рәвештә уҗым культуралары торышының мониторингын алып баралар. Кыш башына уҗымнарның шытымнарындагы шикәр өлеше оптималь иде. Әмма бүгенге һава шартлары аның күләмен 3-4 %ка киметте.