Бу елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының «Башак» ҖЧҖ базасында техниканы 2016 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинарның практик өлешендә анда катнашучылар “Башак” ҖЧҖендә техниканы ремонтлау барышы белән таныштылар. Алар шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен көйләнгән яңа пунктны, юуу пунктын, хезмәтне саклау буенча яңа кабинетны һәм механизаторларның ял итү бүлмәсен карадылар.
Киңәшмә барышында хуҗалыкта механизаторлар өчен барлак уңайлы шартлар һәм имин хезмәт шартлары тудырылган булуын, машина-трактор паркы хезмәткәрләре һәм инженер-техник эшчәнлек өчен кирәклебарлык уңайлыкларның булуын билгеләп үттеләр. Моннан тыш, биредә тәҗрибәле механизаторлар үзләренең күпьеллык тәҗрибәләрен яшьләргә дә күчерәләр.
Теоретик өлештә район башлыгы Фаил Камаев узган елга йомгаклар ясады һәм авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елгы кыр эшләренә вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләү кирәклеген билгеләп үтте. «Башак» ҖЧҖендә машина-трактор паркын һәм ремонтлау остаханәләрен яхшырту буенча күп эшләр башкарылганын билгеләп үтте.
Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәеврайон комиссиясенең тырмалау, туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларын тикшерү йомгаклары турында мәгълүмат бирде, хуҗалыкларда андый тикшерү комиссия тарафыннан 25 декабрьдә уздырылган. Актаныш районында 222 чәчкечтән 11 бер. ремонтлыйсы калган, 14 чәчү комплексыннан – 3 бер. калган, сезонлы әзерләү техникасын ремонтлау да төгәлләнеп килә. Тракторларны ремонтлау график буенча башкарыла.
Чара ахырында район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов тракторларны, автомобильләрне, азык җыю техникасын һәм ашлык җыю комбайннарын ремонтлауны тизләтергә кирәклеген билгеләп үтте.
Актаныш районында киләсе 2016 ел барлык хуҗалыкларда ремонтлау остаханәләрен төзекләндерү елы дип игълан ителде.