Бүген Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында «Яңа Тура» технополисы территориясендә быел соңгы яңа ел алды авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе узды. 2015 елның 26 декабрендә Казанда, Чаллыда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә 5 сентябрьдән башлап һәр шимбәдә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре сериясе тәмамланды.
«Яңа Тура» авыл хуҗалыгы ярминкәсе мәйданчыгы бу елның сентябрендә эшли башлады һәм ул АПК хезмәткәрләре җитештергән продукцияне сату өчен бик уңайлы урын булды.
Һәр ярминкә авыл хуҗалыгы продукциясенә бай булды, монда бәрәңге, яшелчәләр, бал, ак май, сөт, ярма, он, шикәр, йомырка, ашлык һәм башка ашамлыклар сатылды.
Бүгенге ярминкә башкаларыннан аерылыбрак тора: бүген “Яңа Тура” мәйданчыгында ял көннәре ярминкәләрендә актив катнашканнары өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Яңа Тура” технополисы дипломнары белән бүләкләделәр.
«Авыл хезмәтчәннәре әлеге проектка бик җитди карадылар. Башта без бу мәйданчык ярминкә өчен уңышлы булыр микән, килүчеләр булыр микән дип шикләнгән идек. Әмма бу шикләнүләр юкка булган. Күргәнегезчә, бүген дә ярминкәгә авыл хуҗалыгы продукциясе төялгән 50 машина килгән, көн уртасына инде күбесе товарларын сатып бетереп, китеп тә бардылар. Димәк, проект эшли. Барлык ярминкәләр уңышлы узды,муниципаль берәмлекләр башлыкларына, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә актив катнашулары өчен рәхмәт. Бүген без аларга кышкы чорда да ярминкәләрне дәвам итәргә тәкъдим иттек. Ярминкәләрнең дәвамы булыр дип уйлыйбыз. Бу мәсьәлә буенча без фикерләшербез», - дип, хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.
Шулай итеп, дипломнар «ВЗП Заволжья» ҖЧҖнең көньяк-көнчыгыш территориясе директоры урынбасарыИслам Закировка, хосусый ярдәмче хуҗалыклар тотучылар Илнур Әхмәтшакировка һәм Закир Җәббаровка,«Овощевод» ҖЧҖ директоры Илшат Сабирҗановка, «Залесный» агрофирмасы” ҖЧҖ директоры Илнур Мадьяровка, «Ипле» ҖЧҖ директоры Дамир Подмаревка бирелде. Алар барысы да Татарстан Республикасының Зеленодольск муниципаль районыннан.
Шулай ук шәхси эшкуарлар: Тәтеш шәһәреннән Анатолий Уваров һәм Казаннан Павел Цинао да дипломнар белән бүләкләнделәр.
Моннан тыш, “Яңа Тура” территориясендә авыл хуҗалыгы ярмикәсе кысаларында «Үзең ясаган иң яхшы чыршы уенчыгы» конкурсы уздырылды. Конкурска балалар үзләре иҗат иткән, үз куллары белән ясаган әйберләр (бәйләгән, үргән, сәйлән (бисер) белән чигелгән әйберләр, рәсемнәр) куелды.
Җиңүчеләр 3 номинациядә билгеләнде: беренчесенә 10 яшькә кадәрге мәктәп балалары керде (3 призлы урын), икенчесенә – 11 яшьтән олырак балалар (3 урын). Өченче номинация «Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең күңеленә хуш килүчеләр» призларын үз эченә алды, мондый призга 25 кеше ия булды.
Конкурста катнашучыларның барысына да кызыксындыру призлары бирелде.