Бүген «Казан» агросәнәгать паркы” ААҖендә “Каймак” номинациясе буенча “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” I республика фестиваль-конкурсы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” дәүләт унитар предприятиесе директоры Илсур Сафиуллин һәм башкалар катнашты.
Фестиваль-конкурсны Марат Әхмәтов ачты. «Бүген Казанда ярминкәләр көне - 8 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Ярминкәнең һәм безнең гадәттә үткәрелә торган фестивальнең бергә туры килүе дә бик отышлы, чөнки кешеләр бу көнне бик күп килә. Татарстанның сөт буенча үз бренды булырга тиеш, чөнки республика – әлеге төр продукцияне җитештерү күләмнәре буенча Россия Федерациясендә беренче урында бара торган субъект. Сөт тармагы – ул икътисад кына түгел, ул – республика халкының яшәү рәвеше, безнең милли горурлыгыбыз. Минем сезнең барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә, сез барыгыз да бик тырыш, бар нәрсәгә үз көчегез белән ирешәсез. Илсур Миңнур улы, мондый фестивальләр уздырып һәм үзебезнең товарларны күрсәтеп, бик дөрес эшли», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Бүген без иң яхшы җитештерүчене ачыклыйбыз, үз продукциясен жюри хөкеменә чыгарып, кыюлык күрсәткән өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, дип билгеләп үтте Илсур Сафиуллин.
Бу елның 10 октябрендә мондый фестиваль-конкурс «Казылык» номинациясе буенча үткәрелгән иде, анда 20 җитештерүченең 35 төрдән артык ит продукциясе үрнәкләре бәяләнде.
Ә бу юлы фестивальдә үзебездә җитештерелгән сөт продукциясе түбәндәге биш номинация буенча бәяләнде:«Сөт», «Әчетелгән сөт продукциясе», «Каймак», «Эремчек» һәм «Сыр». Фестивальнең максаты – Татарстан территориясендә “Милли сәүдә маркасы” бренды астында җитештерелә торган сыйфатлы һәм экологик чиста ашамлыклар булдыру һәм аларны базарга чыгару.
Конкурс буенча сайлап алуга 15 заявка керде, җиңү яулауга 9 дәгъвачы фестивальдә катнашты.
Чарада катнашучылар төрле ашамлыклар әзерләү буенча мастер-классларда катнаштылар, фестивальгә китерелгән ит, сөт, казылык продукциясен татып карадылар. Шунда ук музыкаль-тамаша программасы, призлар һәм сувенирлар уйнату булды.